news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Үзбәкстан төрле өлкәләрдәге хезмәттәшлек турындагы биш килешүне имзалады

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Үзбәкстанга экспорт күләмен арттырырга теләве хакында белдерде.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Үзбәкстанга экспорт күләмен артырырга һәм номенклатурасын киңәйтергә теләве турында белдерде. Ул бу хакта бүгенге Татарстан һәм Үзбәкстан бизнес-даирәләре катнашында узган эшлекле форум барышында җиткерде. Әлеге чара эшлекле сәфәр кысаларында оештырылды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Үзбәкстан җитәкчелегенә ике ил арасындагы төбәкләр хезмәттәшлеген үстерү өчен рәхмәтен белдерде. "Без сезнең белән Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында үзара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирәбез һәм файдалы элемтәләрнең киңәюенә шатбыз", – диде ул.

Р. Миңнехановның сүзләренә караганда, Үзбәкстан – совет дәүләте таркалгач, иң беренчеләрдән булып Татарстан вәкиллеге барлыкка килгән республика. Агымдагы елның август аенда Россия Хөкүмәте Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгын ачу тәкъдимен хуплады. Хезмәттәшлекне үстерүгә безнең шәһәрләр арасындагы туры авиарейслар булу да ярдәм итә.

Татарстан Президенты барында Үзбәкстан һәм Татарстан арасында сәламәтлек саклау, туризм, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, сәнәгать һәм сәүдә өлкәләрендә хезмәттәшлек турында биш килешү имзаланды.

Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәрнең әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул Татарстан һәм Үзбәкстанның эшлекле даирә вәкилләре якын арада конкрет бизнес-проектларга тотыначагына ышанычын белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100