news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Үзбәкстан арасында сәүдә әйләнеше ел азагына 25 процентка артачак

Бүген Ташкентта «Татарстан — Үзбәкстан» эшлекле форумы ачылды.

Татарстан һәм Үзбәкстан арасында сәүдә әйләнеше ел азагына 25 процентка артачак
tatar-inform

(Ташкент, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Үзбәкстан 2019 ел ахырына тышкы сәүдә әйләнеше күләмен чирек тапкырга арттырачак. Моңа ике республика арасында икътисади элемтәләрне үстерү буенча «юл картасын» гамәлгә ашыру ярдәм итә. Бу хакта Үзбәкстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Әдһәм Икрамов Ташкенттагы форумда хәбәр итте.

«Быел 9 айда товар әйләнеше 2018 ел дәрәҗәсенә җитте инде, димәк, без сәүдә багланышларын 25 процентка арттырачакбыз», - диде Икрамов. Ул Татарстан делегациясенең Үзбәкстанга сәфәре ике республика икътисадын алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк, диде.

Әдһәм Икрамов бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сәмәркандта «КАМАЗ» автомобильләре җыю буенча компаниянең яңа җитештерү линиясен ачу тантанасында катнашканлыгын искә төшерде.

«Инде безнең илдә ике мең «КАМАЗ» йөк машинасы чыгарылды, безнең алга таба да эшләү мөмкинлегебез бар», — диде Үзбәкстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе.

Бүген Ташкентта «Татарстан — Үзбәкстан» эшлекле форумы ачылды, аның кысаларында ике республика предприятиеләре арасында берничә килешү имзалау планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot