news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм X5 Retail Group Иннополиста ритейл өчен инновацияләр үстерү турында килеште

"Ышанам, безнең хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы һәм кирәкле булачак. Без исә ярдәм итәчәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Бүген Петербург халыкара икътисади форум кысаларында Татарстан Республикасы белән X5 Retail Group арасында хезмәттәшлек турында килештеләр. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яклар Татарстан Республикасында ваклап сату өлкәсендә инновацияләрне һәм социаль-икътисади инфраструктураны үстерү турында, шулай ук импортны алыштыру һәм Россия мәгълүматлаштыру технологияләрен үстерү эшен алып бару турында килештеләр.

Имзаларны документка ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм X5 Retail Group баш финанс директоры Светлана Демяшкевич куйды. Имзалау чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

X5 Retail Group һәм Иннополис Университеты фәнни-тикшеренү эшләрен алып барачаклар, аерым алганда, киләчәк кибетенең пилот проектын гамәлгә ашыру эшен башлыйлар. Шулай ук яклар ваклап сатуда эшне автоматлаштыру һәм роботлаштыру өчен инновацион продуктлар эшләргә, ИТ вуз нигезендә эшләнгән технологик инновацияләрне куллану турында килештеләр. Шулай ук студентлар өчен махсус программалар булдырылачак, киләчәктә аларны эшкә алу һәм мәктәп балалары өчен олимпиадалар оештыру турында килештеләр.

"Ышанам, безнең хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы һәм кирәкле булачак. Без исә ярдәм итәчәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100