news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Венгрия икътисади хезмәттәшлекне киңәйтә

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дьерд Гилиан белән очрашты

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Венгрия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дьерд Гилиан әфәнде белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда Татарстан һәм Венгрияне күптәнге дусларча элемтәләр бәйли, дип билгеләп үтте.
Татарстан Президенты фикеренчә, Татарстан һәм Венгрия арасындагы икътисади хезмәттәшлекнең дәрәҗәсе шактый югары. 2007 елда тауар әйләнеше үзенең иң югары ноктасына җитте, шуннан соң икътисади кризис нәтиҗәсендә ул шактый кимеде.
“Без Татарстан предприятиеләрендә җитештерелгән продукцияне сезнең илгә җибәрү белән кызыксынабыз. Шулай ук сезнең бизнесның Татарстанның инновацион мәйданчыкларына килүен телибез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, Венгриянең фармацевтика, агросәнәгать комплексы, мәгариф, иминиятләштерү өлкәләрендә яхшы тәҗрибәсе бар. Үз чиратында, Татарстан нефть химиясе һәм машина төзелеше тармагы продукциясен тәкъдим итә ала. Уртак предприятиеләр будыру юнәлешендә активрак эшләргә кирәк.
Дьерд Гилиан бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Венгрия делегациясенең конструктив очрашуы узуы хакында сөйләде. Сентябрь аенда Венгрия эшкуарлары делегациясе икътисади элемтәләрне җайга салу өчен Татарстанга киләчәк.
“Без сезнең делегациянең сентябрьдә булачак визитын тулысынча хуплыйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм быел Татарстан бизнес-делегациясенең Венгриягә визитын оештыру бурычын куйды.
Казан Кремлендә узган очрашуда Дьерд Гилиан журналистларга Венгрия һәм Татарстан фармацевтика сәнәгате, аграр сектор, энергия саклау өлкәләрендә хезмәттәшлекне дәвам итәчәк дип белдерде. Шулай ук “Чиста су” программасы, коммуналь хуҗалыкны реконструкцияләү, туристлык кебек яңа өлкәләрдә дә хезмәттәшлек җайга салынырга мөмкин.
Татарстан Президентының Халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе – Татарстан Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов билгеләп үткәнчә, Венгрия эшкуарларының сентябрь аенда Татарстанга визиты барышында Венгрия бизнесы әлеге киң колачлы проектта катнаша алсын өчен 2013 елгы Универсиада тәкъдим ителәчәк. Тимур Акулов фикеренчә, Татарстан һәм Венгрия арасындагы хезмәттәшлек перспективалары бик тә өметле.
Белешмә өчен. 2009 елда Татарстан һәм Венгрия арасында тышкы сәүдә әйләнеше - 392 миллион, 2008 елда 1,03 миллиард АКШ доллары тәшкил иткән. 2007 елда исә Татарстан һәм Венгрия арасындагы тауар әйләнеше үзенең иң югары ноктасына җитеп, 1,73 миллиард АКШ доллары тәшкил иткән иде.




news_right_1
news_right_2
news_bot