news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Венгрия «Агромир – Казан» проекты буенча хезмәттәшлек башларга мөмкин

Проектны гамәлгә ашырудагы уртак хезмәттәшлек Венгрия товар җитештерүчеләренә Россиядәге һәм Татарстандагы импорт күләмен артырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан һәм Венгрия «Агромир – Казан» проекты буенча хезмәттәшлек башларга мөмкин
prav.tatarstan.ru

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген Венгриянең милли үсеш министры Миклош Шестак Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында булды. Аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде. Шулай ук «Агромир – Казан» авыл хуҗалыгы товарлары логистик үзәге җитәкчелеге белән дә очрашу булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бердәм презентация үзәгендә кунакларга агентлык эшчәнлегенең төп юнәлешләрен һәм Татарстан белән Венгрия арасындагы икътисади-сәүдә мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Видеопрезентация вакытында республиканың инвестицион потенциалы тәкъдим ителде.

Аннаң соң «Агромир–Казан» үзәге җитәкчелеге белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Агромир-Казан» үзәге башкарма директоры Владимир Арефьев, Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров һәм башкалар катнашты.

Владимир Арефьев сүзләре буенча, «Агромир – Казан» күпләп бүлү үзәге төзү күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәчәк. Иң беренче чиратта, республикада Европа тибындагы цивильләшкән авыл хуҗалыгы продукциясе базары барлыкка киләчәк.

Россия буенча шундый 13 үзәк төзү ниятәнә. Тиздән Мәскәү, Казан һәм Ростов-Донда 3 комплекс торгызылачак. «Агромир – Казан» проектын тормышка ашыру ике өлештән тора. Аерым алганда, күпләп бүлү үзәге һәм ретейл-парк булдыру.

Сүз уңаеннан, 175 гә якын гектар мәйданда 500 мең квадрат метрдан артык корылма барлыкка киләчәк. Бер ел эчендә 700 меңнән артык продукция товар әйләнешендә булачак. Ул 1 млрд доллардан артык сумманы тәшкил итәчәк. Үзәк 2018 елдан эшли башлаячак.

Владимир Арефьев хәзерге вакытта «Агромир – Казан» оешмасы проектка стратегик партнерлар җәлеп итү өчен сөйләшүләр алып бара диде. Монда финанслау, идарә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрдән алып илнең сату үзәкләренә урнаштыру да керә. “Россия базары Венгрия авыл хуҗалыгы продукциясен илгә кертү буенча һәрвакыт традицион булды. Әлеге проектны гамәлгә ашырудагы уртак хезмәттәшлек Венгрия товар җитештерүчеләренә Россиядәге импорт күләмен артырырга мөмкинлек. Аерым алганда, Татарстанда да”, - дип билгеләде ул.

Ике як Татарстан һәм Венгрия арасында “Агромир-Казан” проекты кысаларында бергә эшләү мөмкинлекләре турында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100