news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Удмуртия арасында янәшә чикләрне билгелиләр

Татарстан белән Удмуртия арасындагы чикнең озынлыгы 800 километрдан артык.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» оешмасының геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Андрей Логашин Ижауда Удмуртия Республикасы вәкилләре белән ике республика арасында янәшә чикләрне билгеләү мәсьәләсе буенча очрашты.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу ике республиканың чик буенча бәхәсле участокларны килештерү буенча беренче эшлекле очрашуы. Татарстан белән Удмуртия арасындагы чикнең озынлыгы 800 километрдан артык. Очрашуда катнашучылар территориянең яртысын гына карарга өлгерде, анда 37 бәхәсле участок табылган. Аларның уналтысы сөйләшүләрдә хәл ителгән, тагын унбер участок буенча өстәмә башлангыч материаллар җыярга кирәк. Калган унысы эшче төркем утырышларында тикшереләчәк һәм килештереләчәк.

Ике республика арасында янәшә чикләрне билгеләү буенча эш дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100