Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм «Туризм.рф» корпорациясе хезмәттәшлек итү турында килеште
Татарстанда «Идел буе Болгары», «Соколка», «Зөя», «Кама Тамагы» һәм «Лаеш» туристик тармагын үстерү планлаштырыла.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Туризм.рф» корпорациясе генераль директоры Сергей Суханов Татарстан Республикасының туристлык инфраструктурасын үстерүдә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйды. Аның нигезендә биш проектны гамәлгә ашыру, 3-4 йолдызлы кунакханәләр һәм башка объектлар төзү планлаштырыла.
Болар республикага туристлар агымын ике тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
«Бу бик мөһим килешү. Татарстан хәзер шактый алга киткән туристик юнәлеш. Әмма без республиканың зур потенциалы барлыгын да аңлыйбыз. Без тармак үсешенә зур игътибар биргән Рөстәм Нургалиевичка рәхмәтле. Татарстан бөтен Идел буе федераль округы өчен туристик эффект күрсәткече буларак эшли. Хәзер республикага туристлар агымы 3,5 миллион кеше тәшкил итә. Ул инфраструктура булдыру нәтиҗәсендә икеләтә арттырылыр дип планлаштырыла», — дип билгеләп үтте тантанада катнашкан Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.
Ул искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин ил төбәкләрендә туризм инфраструктурасын үстерүне тизләтергә кушты. Моның өчен Хөкүмәт тармакка ярдәм итүнең тиңдәшсез чараларын кабул итте, мәсәлән НДС өчен нульле ставка.
Килешү кысаларында Татарстанда биш туристик тармак:«Идел буе Болгары», «Соколка», «Зөя», «Кама Тамагы» һәм «Лаеш»ны үстерү планлаштырыла. Шул ук вакытта «Идел буе Болгары”н үстерү Татарстанда гына түгел, Идел буе федераль округының алты төбәгендә туризм үсешенә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, республикада 3-4 йолдызлы уңайлы урнаштыру чаралары — кунакханәләр, глэмпинглар һәм кемпинглар төзү планлаштырыла. Аларда 5 меңгә якын номер булдырырга исәп тотыла.
Чернышенко хәзерге вакытта санкцияләр һәм чикләүләр шартларында эчке туризм үсешенә аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады һәм төбәкләрне «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында бергә эшләргә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз