news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм “Татнефть” – экология рейтингы лидерлары рәтендә

Бәйсез экология рейтинг агентлыгы төбәк икътисадлары һәм компанияләренең рейтингын төзеде

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар–информ”, Әнвәр Маликов). Бәйсез экология рейтинг агентлыгы Россия төбәк икътисадларының экологик–икътисади нәтиҗәлелеге рейтингының нәтиҗәләрен игълан итте.
Быел аны төзү өчен Россиянең 76 субъекты җитәкчеләре мәгълүмат бирде. Табигатьтән файдалану, энергия куллану һәм әйләнә–тирә мохитне саклауда баланс иң яхшы саклана торган төбәкләр арасына Брянск өлкәсе (1 урын), Башкортстан (2), Татарстан (3), Калуга өлкәсе (4) һәм Кабарда–Балкария (5) керде.
Бер үк вакытта Бәйсез экология рейтинг агентлыгы Россиянең иң эре компанияләренең социаль–икътисади җаваплылык рейтингын (“Топ 100”) бастырып чыгарды. “Татнефть” ААҖ әлеге исемлектә – дүртенче һәм Россиянең нефть компанияләре арасында беренче урынны яулады. “Түбән Кама Нефтехим” – 9 нчы, “Татэнерго” холдингының “Генерация компаниясе” – 17 нче, “Казаноргсинтез” – 26 нчы, “КАМАЗ” 35 нче урында.
Моннан тыш, бизнесның экологик нәтиҗәлелеген еллык бәяләү нәтиҗәләре буенча акцияләре 2010 елгы NERAX-Eco фонд индексы портфеленә кергән компанияләр исемлеге дә яңартылды. Бәйсез экология рейтинг агентлыгы тарафыннан һәм фонд базарында бәяләнгән компанияләр арасында экологик нәтиҗәлелек күрсәткечләре буенча иң яхшы 16 һәм 2000 елдан соңгы чорда әйләнә–тирә мохиткә йогынтының кимүе буенча иң яхшы 8 компания сайлап алынды. Әлеге категорияләр буенча исемлеккә “Татнефть” тә керде.
Рейтингта катнашучылар исемлегендә барлыгы 2913 компания һәм предприятие бар. Рейтинг нәтиҗәләре нигезендә аның төп параметрлары буенча мәгълүматлар урын алган белешмәлек нәшер ителә. Узган еллардагы тәҗрибә күрсәткәнчә, компаниянең социаль–икътисади җаваплылыгын югары бәяләү Россиянең кыйммәтле кәгазьләр базарында эшләүче чит ил инвесторларының карарларына шактый зур йогынты ясый.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100