news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Ташкент арасында спорт хезмәттәшлеге турында меморандум имзаланды

Алмалык шәһәрендә бу көннәрдә Үзбәкстан Президенты призына яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Дөнья чемпионаты уза.

Татарстан һәм Ташкент арасында спорт хезмәттәшлеге турында меморандум имзаланды
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). 9 августта Татарстан Спорт министрлыгы һәм Ташкент өлкәсе хакимияте арасында хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куелды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килешү массакүләм спорт, инвалидлар һәм югары казанышлар спорты, спорт чаралары һәм спорт менеджменты, кадрлар әзерләү, спортның милли төрләрен үстерү һәм популярлаштыру өлкәсендә программалар, тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашуны күздә тота.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Алмалык шәһәрендә булды. Анда бу көннәрдә Үзбәкстан Президенты призы өчен яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Дөнья чемпионаты уза. 

Татарстан спорт министрының беренче урынбасарын Үзбәкстанның физик культура һәм спорт министры Дилмурод Нәбиев, Ташкент өлкәсе хакиме Рөстәм Холматов һәм Ташкент өлкәсенең физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Дониер Рихсибаев каршы алды.

Хәлил Шәйхетдинов Ташкент өлкәсендә «Металлург» спорт комплексында булды. Анда яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты ярышлары уза. Ул шулай ук башка спорт объектларында булды һәм Ташкент өлкәсендәге спорт тармагындагы эшләр белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100