news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Төркия татарлары Истанбулда Тукай һәйкәленә чәчәкләр китерде

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төркиягә эшлекле сәфәр кыла.

(Истанбул, 9 октябрь, "Татар-информ", Айзирәк Гәрәева-Акчура). Бүген Төркиядә яшәүче милләттәшләребез, "Идел-Урал" җәмгыяте вәкилләре Истанбул шәһәренең Габдулла Тукай паркында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очрашты. Бу чарада шулай ук Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин да катнашты. Төркия һәм Татарстан татарлары шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр китерде. Татар милләтенең күренекле шәхесен зурлап искә алды һәм танылган "Туган тел" җырын башкарды. 

Истанбулның Әюп районында Алтын мөгез култыгы буенда урнашкан бакча Габдулла Тукай исемен 2011 елдан йөртә. 2012 елда исә биредә кулына каләм тотып язарга талпынган шагыйрь һәйкәле куелган. Һәйкәлнең алгы ягына "Туган тел"нең төрекчәгә тәрҗемәсе язылган. Ике ягыннан шагыйрь утырган эскәмиягә баскыч күтәрелә, берсе элеккечә аерым-аерым ташлардан, икенчесенә мәрмәр плитәләрдән ясалган. Шулай итеп, шагыйрь Истанбулның тарихи үзәгендә үткән белән бүгенгене, төрле җирләрдә яшәүче татарларны очраштыра.
 
 
Очрашу вакытында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Истанбул Идел-Урал җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллыга "Рәхмәт хаты" тапшырды. "Туган халкыбызның рухи хәзинәсе - тел, мәдәният гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерүдә ирешкән уңышларыгыз, яшь буында милли үзаң тәрбияләүдәге нәтиҗәле хезмәтегез өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сезгә тирән рәхмәтен белдерә", - диде ул.
 
 
Мәгълүм булганча, бу көннәрдә министр Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төркиягә эшлекле сәфәр кыла. 10 октябрь көнне кунаклар төрек дөньясына Казанда нәшер ителгән "Атлас Татарика" китабын тәкъдим итәчәкләр. Күптән түгел әлеге китап төрек теленә тәрҗемә ителеп бастырылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100