news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Төркия мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтәчәк

Бүген Зилә Вәлиева Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты

(Казан, 24 декабрь, “Татар–информ”). Бүген ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, очрашу вакытында анда катнашучыларның икесе дә Татарстан һәм Төркиянең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә актив үсеш кичерүче элемтәләрен, соңгы вакытта кинематография өлкәсендә активлашкан хезмәттәшлекне зур канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте.
Яклар мәдәни элемтәләрне конкрет гамәлләр белән ныгытырга кирәк дигән фикер белән килеште. Мисал өчен, киләсе елның сентябрь аенда Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендә Топкапы музее фондында сакланучы экспонатлар урын алган күргәзмәләр эшләячәк. Татарстанның балалар коллективы Истанбулда Төркия Президенты химаясендә узучы Балаларны яклау көненә багышланган Халыкара фестивальдә катнашыр дип көтелә.
Очрашуда Генераль консулның хатыны Мине Тута да катнашты. Ул хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнергә ниятли. Зилә Вәлиева аңа ярдәм итәчәген әйтте – Татарстан вице–премьеры үзе җитәкләгән “Татарстан хатын–кызлары” Республика иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге кысаларында уртак акцияләр үткәрергә әзер булуын белдерде. Очрашу ахырында яклар якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан бер–берсенә изге теләкләр теләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100