Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Төркия арасында парламентара хезмәттәшлек дәвам итәчәк
Төркиянең Бөек Милләт Җыелышы Рәисе Җәмил Чичек ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга юллаган хатында ике республика арасында парламентара хезмәттәшлек дәвам итсен һәм үссен өчен, бөтен тырышлыгын куячагын хәбәр иткән
(Казан, 24 август, “Татар-информ”). Төркиянең Бөек Милләт Җыелышы Рәисе Җәмил Чичек ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга юллаган хатында Төркия белән Татарстан арасында парламентара хезмәттәшлек дәвам итсен һәм үссен өчен, бөтен тырышлыгын куячагын хәбәр иткән.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар һәм шәхсән үз исеменнән, Җәмил Чичекның Төркиянең Бөек Милләт Җыелышы Рәисе булып сайлануы белән котлап, хат юллаган иде. Төркия парламенты спикеры җавап хатында ТР Дәүләт Советының 2011 елның маенда Төркиягә ясаган визитының ике республика арасындагы парламентара элемтәләрнең үсешенә уңай йогынты хәбәр иткән иде.
Билгеле булганча, Татарстан делегациясенең Төркиягә сәфәре барышында татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган әһәмиятле чаралар узды. Әнкара шәһәрендә – Тукайның бюсты, Истанбулда аның хөрмәтенә парк ачылды, бәйрәм концертлары һәм Сабантуй үтте, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының рәсми сайты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз