news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан һәм Төркия арасында хезмәттәшлек үсә
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы белән очрашу булды
Скопировать ссылку
(Казан, 24 декабрь, “Татар–информ”). Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты. Яклар Татарстан һәм Төркия арасындагы икътисади багланышларның торышы хакында фикер алышты, хезмәттәшлекне киңәйтүнең юнәлешләрен билгеләде.
Кунакны сәламләп, Равил Зарипов Татарстан һәм Төркия Хөкүмәтләре тарафыннан үз вакытында Казанда Төркия генераль консуллыгын ачу турында дөрес һәм перспектив карар кабул ителүен билгеләп үтте. “Бүгенге көндә Төркия ике яклы тауар әйләнешенең күләме буенча Татарстанның сәүдә партнерлары арасында беренче урынны били”, – диде ул. Министр шулай ук яңа генераль консул килгәч ике якка да файдалы хезмәттәшлекнең тагын да киңәячәгенә өмет белдерде.
Үз чиратында, Әхмәт Тута икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек өлкәсендә ирешелгән нәтиҗәләрне югары бәяләде. Ул шулай ук икътисади кризисның хезмәттәшлек өлкәсендә дә тискәре чагылыш табуын билгеләп үтте. Ул Татарстанда төзелеш күләмнәренең кимүен моңа мисал итеп китерде. Нәтиҗәдә, төрек төзүчеләре үз бизнесларын ябып, Төркиягә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Шуңа да карамастан, генераль консул хезмәттәшлекнең үсәчәгенә ышаныч белдерде.
Очрашуда шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Артур Фатыйхов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүлек башлыклары катнашты.
23–24 декабрь көннәрендә Әхмәт Тута кайбер объектларда – Казандагы «Q-парк»та, “Биектау” логистика паркында, IT-парк, “Химград” һәм “Идея” технопаркларында булды. Очрашу кысаларында “Идея” технопаркында ЭТИС сәүдә мәйданчыгы тәкъдим ителде.
Татарстан һәм Төркиянең сәүдә–икътисади мөнәсәбәтләре Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы Хөкүмәтләре арасында 1995 елның 22 маенда төзелгән сәүдә–икътисади, фәнни–техник һәм мәдәни хезмәттәшлек килешүе кысаларында үсә. Әлеге килешүне гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан 1996 елда Казанда Төркия Республикасының генераль консуллыгы ачыла, ә 1997 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге үз эшчәнлеген башлап җибәрә. 2008 елда һәм 2009 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Төркия Татарстанның сәүдә партнерлары арасында беренче урынны яулады. 2008 елда ике яклы тауар әйләнеше – 2948376,2 мең, агымдагы елның 9 аенда 1221845,9 мең АКШ доллары тәшкил итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2