news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Төмән өлкәсе хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Документка ике төбәк җитәкчеләре – Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Моор кул куйды.

Татарстан һәм Төмән өлкәсе хезмәттәшлек турында килешү имзалады
tatarstan.ru

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор ике регионның сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлеге турында Килешү имзаладылар. Имзалау тантанасы Татарстан делегациясенең Төмәнгә визиты барышында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсе илнең әйдәп баручы регионнарының берсе, дип белдерде һәм Татарстан хакимиятенең биредә барган үзгәртеп коруларны игътибар белән күзәтүен һәм хезмәттәшләреннән тәҗрибә уртаклашулары турында ассызыклады.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, хәзер федерация субъектлары товар җитештерүчеләр өчен базарларны киңәйтүдә һәм үзара тәэмин ителешне арттыруда кызыксына. Ул фән өлкәсендә хезмәттәшлекнең мөһимлегенә дә игътибар итте. «Ышанам, безнең тирән интеграцияләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар», - дип өстәде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100