news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе - бер-берсен тулыландыра торган төбәкләр - президент

Бүген Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәтләре арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру планы имзаланды.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Бүген Екатеринбургта ИННОПРОМ-2018 халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Глеб Никитин кул куйды.

"Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе - бер-берсен тулыландырып торучы төбәкләр, - диде Татарстан Президенты. - Бүген без бөтен мәсьәләләр буенча сөйләштек, шул исәптән идарә итү системасы һәм муниципалитетлар эшенә бәйле мәсьәләләр турында да фикер алыштык. Бүген алга таба адымнарыбызны билгеләүче "юл картасы"н имзаладык. Минем фикеремчә, төбәкара дәрәҗәдә якын багланышлар булдыру бик мөһим. Безнең Түбән Новгород өлкәсе белән алга таба сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү өчен бөтен мөмкинлекләребез бар".

Глеб Никитин сүзләренчә, әлеге документ төбәкләр арасында сәүдә әйләнешен арттырырга ярдәм итәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100