news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Мәскәү китап күргәзмә-ярминкәсендә катнаша

Мәскәү китап күргәзмә-ярминкәсе 5 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Татарстан ВДНХда 5 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр узачак Мәскәү китап күргәзмә-ярминкәсендә катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

75нче павильонда биш көн дәвамында күргәзмәгә килүчеләр Россия һәм чит илләрдәге нәшрият вәкилләре һәм язучылар белән очраша алачак. Күргәзмәдә Татарстан китап нәшрияты да катнаша.

Татарстан стендында 300дән артык төрле тематикадагы 1700 экземпляр китап куелачак.

Күргәзмә-ярминкә 5 сентябрьдә 13.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр; 6-8 сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр; 9 сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot