news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Сербия фармация өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Сербия Республикасы Хуҗалык палатасы Президенты Мирослав Миткович һәм “Галеника” акционерлык җәмгыяте директоры Гөлхәбәр Шабович булып киттеләр

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Сербия Республикасы Хуҗалык палатасы Президенты Мирослав Миткович һәм “Галеника” акционерлык җәмгыяте директоры Гөлхәбәр Шабович булып киттеләр. Бу очрашу республикабызга Сербия Республикасы вәкиллегенең килүе кысаларында оештырылган иде.
Моңа кадәр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуда Сербия вәкиллегенә фармация өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр кертелгән иде. Сәламәтлек саклау министрлыгында исә ике як фармация өлкәсендә хезмәттәшлек итү юнәлешләре турында сөйләште. Сөйләшүләрне сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева алып барды. Аерым алганда, сүз “Татхимфармпрепаратлар” җәмгыяте өчен күз майларын, тышкы мазьләрне һәм гельләрне Аурупа GMP калыпларына туры китереп җитештерүне модернизацияләү һәм “Татхимфармпрепаратлар” ААҖтендә Сербия фирмалары тарафыннан таблеткаларны җитештерүне оештыру турында барды. Әлеге мәгълүматны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot