news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөселманнарының IV корылтаенда Диния нәзарәте рәисе сайланачак

Анда республиканың 528 имамы, Россиянең төрле төбәкләреннән мөфтиләр катнашыр дип көтелә

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). 27 февраль көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан мөселманнарының IV корылтае булачак, анда исә ТР Диния нәзарәте рәисе сайланачак.

Республика районнарыннан корылтайда 528 имам, ТР Диния нәзарәте президиумы һәм Россиянең төрле төбәкләреннән мөфтиләр, шул исәптән Төняк Кавказ республикалары мөфтиләренең һәммәсе дә катнашыр дип көтелә. Мөхтәрәм кунаклар сыйфатында исә Казанга Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин белән Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, шулай ук Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге рәисе Исмәгыйль Бердыев килергә тиеш.

www.e-islam.ru порталында әйтелгәнчә, корылтайда катнашырга теләгән ММЧ вәкилләре (843) 264-60-38 телефаксы аша аккредитация узарга тиеш.




news_right_1
news_right_2
news_bot