news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте мөселман укытучылары форумы программасын бастырды

27-28 сентябрь көннәрендә Болгар ислам академиясендә V Халыкара мөселман мәгариф оешмалары укытучылары форумы уза.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте 27 - 28 сентябрь көннәрендә Болгар ислам академиясендә V Халыкара мөселман мәгариф оешмалары укытучылары форумы программасын бастырды. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

V Халыкара мөселман укытучылары форумына дини мәгариф оешмаларының башлангыч, урта һәм югары звеносы буенча 300дән артык, шул исәптән дөньяның әйдәп баручы мөселман университетлары укытучылары да килә.

Форум 27 сентябрьдә башлана һәм ике көн дәвам итә.

Форум ислам уку йортларындагы проблемаларны чишү мәйданы булачак.

Искәртеп үтик, Халыкара мөселман мәгариф оешмалары укытучылары форумы 2012 елдан үткәрелеп килә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot