Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөселманнары Мәүлид ае мәшәкатьләре белән яши
“Шура” дини алманахының әлегә соңгы санында да әлеге вакыйгага зур урын бирелә
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Республикабызда мөселманнар Мәүлид ае мәшәкатьләре белән яши: 23 декабрьдә мөселман календаре буенча өченче ай – Рәбигыләүвәл ае башланып, мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә Коръән укытып мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр, изге гамәлләр эшләргә омтылалар.
Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне Рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. ТР МДН 3 гыйнварда Болгарда Мәүлид бәйрәмен уздырырга ниятли.
“Хузур” нәшрият йорты әзерләгән “Шура” дини алманахының 7 нче саны күптән түген дөнья күрде. Альманах Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Мәүлид уңаеннан котлавы белән ачылып китә. “Мәүлид көнен билгеләп үтү Аллаһ рәсүленең (с.г.в.) тормышын өйрәнүне, аны олылауны, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр укуны үз эченә ала. Пәйгамбәребез узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен белү рухыбызны тәрбияләү, ныгыту булып тора. Барчабызга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребезнең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде!” – дигән сүзләр язылган анда.
Журналдан Мәүлидкә бәйле күп сандагы язмаларны укырга мөмкин. Шулай ук анда имамнар өчен җомга вәгазьләре урын алган. Динебезгә кагылышлы мәсьәләләрне яктырткан язмалар да шактый.
“Фән” рубрикасы тулысынча динебез үсешенә зур өлеш керткән татар дин галимнәренә, инкыйлабка кадәрге татар муллаларының тормышына, мәшһүр хәзрәтләрнең мирасына багышланган. Шулай ук “Касыйдәи Бөрдә” тексты белән танышырга була. Басма ахырында “Бәдавам” китабының иске татар телендәге нөсхәсе урнаштырылган. Шулай итеп “Шура” альманахы рухи мирасыбыз саналган хезмәтләрне дә халыкка җиткерә.
“Әдәбият”, “Догалар”, “Мөфти фәтвалары”, “Татар телен өйрәнәбез” һәм башка күп сандагы сәхифәләре рухи кыйммәтләребезне дәгъватлый, диелә ТР МДН хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз