news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөселманнары IV корылтаенда республика районнарыннан 528 имам катнаша

Мөхтәрәм кунаклар сыйфатында исә Казанга Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин белән Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, шулай ук Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге рәисе Исмәгыйль Бердыев килергә тиеш

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә - 27 февраль көнне Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан мөселманнарының IV корылтае булачак, анда ТР Диния нәзарәте рәисе сайланачак.

Республика районнарыннан корылтайда 528 имам, ТР Диния нәзарәте президиумы һәм Россиянең төрле төбәкләреннән мөфтиләр, шул исәптән Төняк Кавказ республикалары мөфтиләренең һәммәсе дә катнашыр дип көтелә.
Мөхтәрәм кунаклар сыйфатында исә Казанга Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин белән Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, шулай ук Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге рәисе Исмәгыйль Бердыев килергә тиеш. Бу хакта ТР Мөселманнары диния нәзәрәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot