Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Путин белән очрашуга дин әһелләре килә башлады
Кунаклар арасында Исмаил Бердиев, Әлбир Крганов, Эмирали Аблаев һәм башкалар бар.
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуга дин эшлеклеләре килә башлаган. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия лидеры Татарстанда ике көнлек эш сәфәре белән булачак. Кремльдән хәбәр итүләренчә, бүген көннең икенче яртысында ул Татарстан башкаласына килеп җитәргә тиеш.
Дәүләт башлыгы мөселман дини оешма вәкилләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчелеге белән очрашачак. Очрашу барышында сүз дини белем бирү тулы системасын булдыру һәм ил дин мәктәбе үсеше мәсьәләләре, шулай ук академия эшчәнлегенең беренче нәтиҗәләре хакында барачак.
Россия мөселманнары дин эшлеклеләре, алар арсында – Карачай-Чиркәс Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Исмаил Бердиев, Россия мөселманнарының Дини җыены мөфтие, Мәскәү һәм төбәкнең үзәк мөфтияте мөфтие, Чувашстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Кырым мөфтие Эмирали хаҗи Аблаев, шулай ук Россия Президенты идарәсенең Дини оешмалар белән эшләү департаменты эчке сәясәте буенча җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Казанның Галиев мәчетендә өйлә намазын укыды. Аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде.
Камил хәзрәт кунакларны эшлекле төшке ашта кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз