news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Самосырово янындагы зиратны киңәйтүне сорый

Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә Самосырово торак пункты янында урнашкан мөселман зиратын киңәйтү турында фикер алыштылар.

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Юлия Косолапкина). Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә Самосырово торак пункты янында урнашкан мөселман зиратын киңәйтү турында фикер алыштылар.

«Без җирне шартлы рәвештә рөхсәт ителгән рәвештә куллануга гариза бирдек. Биредә өч елдан артык мәетләрне күмү башкарыла, җирне юридик яктан рәсмиләштерергә кирәк. Узган ел без кадастр исәбенә куелу өчен гариза биргән идек, хәзер нәрсә нигезендә, нинди документ буенча җирне кадастр исәбенә алу мәсьәләсе килеп басты», – диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Илнур Шәрәпов.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе ягы вәкилләре әлеге территориядә нәрсә дә булса төзергә теләмиләрме икән, дигән сорау туды. Илнур Шәрәпов сүзләренчә, бу җирдә бары тик күмү генә башкарылачак, бернинди төзелеш тә булырга мөмкин түгел.

Казанның баш архитектор урынбасары Тимур Кадыйров белдерүенчә, ритуал хезмәтләрне оештыру мәсьәләсе җирле үзидарә органнарына карый, ягъни барлык зиратлар Казан карамагында. «Зират белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте түгел, ә шәһәр идарә итә. Бу мәсьәләне юристлардан сорарга кирәк», – диде ул.

Фикер алышудагы нәтиҗәләр тиздән Казан шәһәренең документ һәм хокукый актлар җыентыгында басылырга тиеш
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100