news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан бәйге игълан итте

Бәйге "ТНВ" телеканалы белән берлектә үткәрелә.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте "ТНВ" телеканалы белән берлектә Рамазан аена багышланган махсус бәйге игълан итте, диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәрендә.

Изге Рамазан Шәриф ае турындагы белемнәрен күрсәтәсе килгән һәркем “Манзара” тапшыруында һәр җомга көнне сорауларга җавап биреп, кыйммәтле бүләкләр ота ала.

Җаваплар түбәндәге адреска юлланырга тиеш: ramadanae.karim@yandex.ru.

Җиңүчеләр атна саен билгеләнәчәк. Бәйге Рамазан аеның соңгы җомгасына кадәр дәвам итәр, дип көтелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot