Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Президиумда дини мәсьәләләр хакында фикерләште
Чарада Татарстан мөфтие, аның урынбасарлары, баш казый, имам-мөхтәсибләр һәм ТР Президенты Аппараты вәкилләре катнашты.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Президиум утырышы узды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Чарада ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, имам-мөхтәсибләр һәм ТР Президенты Аппараты вәкилләре катнашты. Президиум әгъзалары республика имамнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чаралар, исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау һәм дини экстремизм күренешләрен булдырмый калу мәсьәләләре хакында фикер алышты. Утырышта катнашучылар чыгыш һәм тәкъдимнәрне игътибар үзәгенә алды һәм эшчәнлекнең әлеге юнәлешләре буенча эшне көчәйтүнең кирәклеген искәртте, диелә матбугат хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз