Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөселман яшьләренең “Фикер алышу клубы” дүртенче сезонын башлый
Беренче очрашу “Дини һәм дөньяви тормыш” темасына багышлана.
(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 11 октябрьдә мөселман яшьләре фикер алышу клубының 4 нче сезоны башланып китәчәк. Беренче очрашу “Дини һәм дөньяви тормыш” темасына багышлана. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Без XXI гасырда – югары технологияләр һәм тиз тормыш ритмында яшибез. Телефоннарда “утыру”, киноларга йөрү, кичке очрашулар, бургерлар, кәһва...
Рөхсәт ителәме? Рөхсәт ителсә, ни рәвешле? Нинди тыюлар бар? Ничек кире кагарга? Иң мөһиме – ничек шәригать кануннарын бозмаска һәм динеңне югалтмаска? Әйтер сүзегез бармы? Ул чагында, фикер алышу клубы сезне көтә! 11 октябрьдә 17.30 сәгатьтә Галиев мәчетендә яшьләр өчен очрашу була", диелгән нәзарәт алхәбәрендә.
- Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан оештырылучы “Фикер алышу клубы” утырышлары 2013 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Проект кысаларында мөселман яшьләре актуаль сорауларга җавап эзли: үз өлкәләрендә танылу алган кешеләрдән киңәш ала, социаль проблемаларны хәл итү юллары белән таныша.
Очрашуларда дини мәсьәләләрдән тыш, дөньяви мәсьәләләр дә күтәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз