news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Сахалин өлкәсе 2016 – 2018 елларга хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды

Татарстан Президенты эшлекле сәфәр белән Сахалинда.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсе губернаторы белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты эшлекле сәфәр белән Сахалинда (23-25 сентябрь 2016 ел).

Татарстан Президенты Сахалин өлкәсе губернаторына Сахалинга чакырган һәм Татарстан Республикасы делегациясе визитын оештырган өчен рәхмәтен белдерде. “Без Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәтлебез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлеккә шатбыз”.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов күпмилләтле Сахалин өлкәсе халкы арасында татарларның дә яшәвен билгеләп үтте.

Аерым алганда: «Без татар җәмәгать оешмалары белән элемтәдә торабыз, алар безнең мәдәниятебезне саклау буенча эш алып баралар, шәһәр һәм өлкә чараларында катнашалар,” диде Татарстан Президенты. Ул Татарстан Республикасы ярдәме белән Сахалин өлкәсендә татарларның милли бәйрәме Сабантуй үткәрелүен искә төшереп үтте.

Хезмәттәшлекне дәвам итүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның мәгълүмати технологияләрне куллануда яхшы тәҗрибәсе барлыгын җиткерде. «Электрон хөкүмәт» проекты, «Куркынычсыз шәһәр» системасы, бизнес өлкәсе һәм халык өчен онлайн-сервислар куллану турында әйтте. Моннан тыш, энергия саклау сферасының торак-коммуналь хуҗалыгы, шәһәр мохите эшчәнлегендә нәтиҗәле булуы күрсәтелде. «Без үзебездә тупланган тәҗрибә белән бүлешергә әзер”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сахалин өлкәсе губернаторы белән очрашуда спорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан спорт объектларын төзү һәм аларны актив файдалану буенча да тәҗрибә туплаган төбәк.

Рөстәм Миңнеханов СахалинныңТатарстанга балык продукциясен күмәртәләп сату тәкъдимен кабул итәчәген җиткерде. Ул Сахалин компанияләренең үзләре дә Татарстанга балык продукциясен тәкъдим итү формасын да карарга кирәклеген әйтте.

«Без барлык өлкәдә дә хезмәттәшлек итәргә ниятлибез,– дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген безнең делегация составында «Татнефть» компаниясе җитәкчеләре дә бар. Сахалинның чимал ресурслары зур булуы билгеле, һәм без төбәкләр хезмәттәшлегендә зур перспективалар бар, дип саныйбыз».
Бүген үк Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләр буенча 2016 – 2018 елларга хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды .

Рөстәм Миңнеханов килешүне гамәлгә ашыру өчен әлеге документка конкрет проектлар кертү буенча чаралар планы булдыру мөһим дип билгеләп үтте.

Үз чиратында, Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко Татарстан Президентын Сахалин җиренә аяк басуы һәм республикада хезмәттәшлекнең яхшы дәрәҗәдә алып барылуы өчен рәхмәтен җиткерде. Аның сүзләренчә, төбәкара тауар әйләнеше 750 млн сум тирәсендә бара, бирегә азык-төлек тә, автобуслар да, коммуналь техника да керә. Моннан тыш, Сахалин узган ел Татарстаннан ике вертолет сатып алган һәм Курилның 2025 елга кадәрге программасын үстерү нигезендә шулай ук вертолет техникасы сатып алыначак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100