news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Россия төбәкләрендә бал кортларының үлүе уңыш булмауга китерүе бар

Зыян күргән 23 төбәктә 2,6 процентка якын корт гаиләсе һәлак булган.

Татарстан һәм Россия төбәкләрендә бал кортларының үлүе уңыш булмауга китерүе бар
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Быелгы җәйдә Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда бал кортларының күпләп үлүе уңыш булмауга китерергә мөмкин. Бу хакта Ваклап сәүдә итү компанияләре ассоциациясе фикеренә сылтама белән «Известия» газетасы яза.

Ассоциация вәкиле сүзләренчә, балның бәясе арту ихтималы бөҗәкләр һәлак булуына бәйле рәвештә килеп туган проблемаларның иң кечкенәсе.

«Бал кортлары барлык җиләк-җимеш культураларын диярлек, шуңа өстәп майлы һәм ярмалы үсемлекләрне (көнбагыш һәм карабодайны), шулай ук бакча культураларын (һ.б.) серкәләндерә. Бәяләрнең артуы уңышның нинди булуына бәйле – моны әлеге культуралар өлгерә башлаганчы фаразлау мөмкин түгел», - дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, Россия умартачылар берлеге президенты Арнольд Бутов искәрткәнчә, балга кытлык булачак, әмма аны җитештерү 15-20 процентка гына кимиячәк. Ул шулай ук балны анда пестицидлар булу-булмауга тикшерергә кирәклеген әйтте, чөнки алар кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы җыйган мәгълүматлардан күренгәнчә, зыян күргән 23 төбәктә 35,7 мең корт гаиләсе һәлак булган. Бу әлеге субъектлардагы барлык корт гаиләләренең 2,6 проценты дигән сүз. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100