Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан һәм Россия Элемтә министрлыгы WorldSkills Kazan оештыруда хезмәттәшлек итәчәк
Казанда WorldSkills Kazan 2019 һөнәр осталык буенча Дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча бөтен яклы хезмәттәшлек оештырылачак.
(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Хөкүмәте, WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатын оештыру комитеты һәм Россия Элемтә министрлыгы хезмәттәшлек турында килеште. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Килешүне Россиянең цифрлы үсеше, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры К.Носков, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)" берлеге генераль директоры Роберт Уразов имзалады.
Документта Казанда WorldSkills Kazan 2019 һөнәр осталык буенча 45нче Дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча бөтен яклы хезмәттәшлек каралган.
- Дөнья чемпионаты Казанда 22-27 август көннәрендә узачак. Биредә бөтен планетадан җыелган иң яхшы профессионаллар 50 төрле компетенциядә көч сынашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз