Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан һәм "Росгеология" хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзалады
"Кешеләр һәм технологияләр - безнең өчен шул ике юнәлеш иң мөһиме", - диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Бүген Петербург халыкара икътисади форум кысаларында Татарстан Хөкүмәте белән "Росгеология" АҖ арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзаланды.
Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Росгеология" АҖ генераль директоры Сергей Горьков куйдылар.
Сергей Горьков белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, багланышлар өчен потенциал зур.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "Росгеология" белән "Татнефть" төркеме арасында дәвамлы хезмәттәшлек мөмкинлекләре бар.
Татарстан Президенты әйтүенчә, производствода заманча технологияләр куллану һәм югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителеш - бүгенге көндә иң әһәмиятле юнәлешләр. "Кешеләр һәм технологияләр - безнең өчен шул ике юнәлеш иң мөһиме", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген шулай ук Татарстан Президенты катнашында Казан (Идел буе) федераль университеты белән "Росгеология" АҖ арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзаланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз