news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Овернь-Рона-Альп төбәге үзара хезмәттәшлек турында меморандум имзалаячак

Документны әзерләү өчен эш төркеме булдыру карары Рөстәм Миңнехановның Филипп Менье белән очрашуында кабул ителде.

Татарстан һәм Овернь-Рона-Альп төбәге үзара хезмәттәшлек турында меморандум имзалаячак
prav.tatarstan.ru

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Овернь-Рона-Альп (Франция) төбәге вице-президенты Филипп Меньеның төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында меморандум әзерләү эшен башлау тәкъдимен хуплады. Республика лидеры эш төркеме булдыру турында йөкләмә бирде инде.

Рөстәм Миңнеханов Овернь-Рона-Альп (Франция) төбәге вице-президенты Филипп Менье белән очрашуы бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов катлаулы сәяси вазгыятькә карамастан, Россия һәм Франция арасында 2017 елның 9 ае эчендә үзара товар әйләнеше шактый үсүен билгеләп узды. Шул ук вакытта сүз төбәкара элемтәләр турында да бара.

“Без француз бизнесының Россия базарына чыгу өчен мәйданчык итеп Татарстанны сайлавын телибез”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Моның өчен безнең төбәктә бөтен шартлар да тудырылган, шул исәптән кирәкле инфраструктура, махсус икътисади зоналарда салым ташламалары барлыгын җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлектә энергетика, нефть химиясе, автомобильләр төзелеше, мәгълүмат технологияләре юнәлешләре, агросәнәгать секторы, медицина, төзелеш өлкәләрен перспективалы юнәлеш итеп күрсәтте.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Филипп Менье катнашында Кече һәм урта бизнес конфедерациясе белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Татарстан Президенты коллегаларны 2018 елгы Дөнья чемпионатына чакырырга кушты. Күптән түгел узган жирәбә салу нәтиҗәсендә Франция җыелмасы нәкъ менә Казан стадионында уйнаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100