news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан һәм Нигерия икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтәчәк

ТР Президенты Казан Кремлендә Нигериянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Нигерия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тимоти Маи Шелпиди белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Нигерия делегациясен сәламләп, илчегә Нигерия һәм Россия арасында, шулай ук РФ төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерүдә куйган тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде.
“Кызганычка күрә, безнең мөнәсәбәтләр тиешле дәрәҗәдә түгел”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Аның фикеренчә, Татарстан һәм Нигерия нефть чыгару, нефть химиясе өлкәләрендә активрак хезмәттәшлек итә алыр иде. Элемтәләр булдыру өчен перспектив юнәлешләрнең тагын берсе – машина төзелеше. Татарстан заманча вертолетлар, самолетлар һәм автомобильләр тәкъдим итә ала.
Республика башлыгы фикеренчә, Татарстан һәм Нигерия мәгариф өлкәсендә дә элемтәләрне киңәйтә алыр иде. Казан яшәү өчен уңайлы шәһәр һәм Мәскәү яки Санкт-Петербургка караганда артык кыйммәт түгел.
ТР Президенты Татарстан һәм Нигерия арасындагы хезмәттәшлекнең тагын да перспективалырак юнәлешләре буенча эшне оештыруны максат итеп куйган эшче төркем булдырырга тәкъдим итте.
Тимоти Маи Шелпиди Нигерия делегациясенә күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты вазифасына керешүе белән котлады.
“Казан – бик матур һәм чиста шәһәр”, - дип белдерде журналистларга илче әфәнде Казан Кремлендәге очрашудан соң. Аның фикеренчә, Нигерия нефть чыгару өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсеннән файда таба алыр иде. Нигерия – күп этнослар яши торган һәм күпконфессияле дәүләт, федерациягә төрле конфессия вәкилләренең дус-тату яшәвенә корылган Татарстан тәҗрибәсе бик тә кызыклы.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Равил Зарипов журналистларга хәбәр иткәнчә, Нигерия делегациясенә Татарстандагы нефть чыгаруда иң заманча технологияләр күрсәтеләчәк. Республиканың Нигериягә армия өчен Ми-17 вертолетларын сатуда тәҗрибәсе бар инде.
Тимоти Маи Шелпиди Нигерия спорт делегациясенең Казанда 2013 елда узачак Универсиадада катнашачагы һәм спортның төрле төрләрендә алтын медальләргә дәгъва кылачагы хакында белдерде. “Нигериядә спортны бик тә яраталар. Спорт кешеләрне берләштерә. Без бары тик спортның кышкы төрләрендә генә катнаша алмыйбыз, чөнки бездә кар юк”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot