news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Марий Эл парламентарийлары илкүләм проектлар турында фикер алышты

Татарстан депутатларының эш сәфәре ике республиканың парламентара хезмәттәшлеге кысаларында узды, ул 2005 елның февралендә имзаланган иде.

Татарстан һәм Марий Эл парламентарийлары илкүләм проектлар турында фикер алышты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан һәм Марий Эл парламентарийлары җирле үзидарә турындагы законнарны гамәлгә ашыру һәм өлкән буынга ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Марий Эл Республикасы Оршан районының Оршанка бистәсендә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары — Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә һәм социаль сәясәт комитеты әгъзалары катнашында социаль үсеш буенча Марий Эл Дәүләт Җыены комитетының утырышы булды. Татарстан депутатларының эш сәфәре ике республиканың парламентара хезмәттәшлеге кысаларында узды, ул 2005 елның февралендә имзаланды.

Эш көне башында Татарстан депутатлары Дәүләт Җыенында булды. Парламентарийлар Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыены рәисе Юрий Минаков белән очрашты һәм парламентара элемтәләрне алга таба киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Марий Эл Дәүләт Җыены рәисе урынбасары, Социаль үсеш комитеты рәисе Ольга Цветкова коллегаларына республикада булдырылган җирле үзидарә системасы турында сөйләде. «Марий Элда җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча утыздан артык төбәк законы кабул ителде. Республикада барлыгы 138 муниципаль берәмлек булдырылды. 2004 елдан муниципаль берәмлекләр саны кимеде, районнар эреләнде», — диде ул.

Татарстанда муниципалитетларны эреләндермәделәр. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, «республикада 956 муниципалитет эшли, 7,5 меңнән артык муниципаль депутат хезмәт куя».

Ике республиканың закон чыгару җыены депутатлары шулай ук төбәкләрдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен дә кузгатты. «Быел гамәлгә ашырыла башлаган илкүләм проектлар безнең алда яңа бурычлар куя. «Демография» проекты гомер озынлыгын арттыруны күздә тота», — диде Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100