news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Латвия Президентлары Рига замогында очрашты

Раймондс Вейонис Татарстан делегациясе сәфәрен республикалар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим вакыйга дип атады.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Президенты Раймондс Вейонис белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Рига замогында (Президент Сарае) үткән. Соңрак очрашу киңрәк даирәдә дәвам иткән. Анда Татарстан Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчсесе Талия Миңуллина һәм башка рәсми затлар катнашкан.

“Татарстан делегациясе сәфәре мәдәният, мәгариф һәм башка тармакларда хезмәттәшлекне ныгытуда бик мөһим”, дип билгеләп үткән Раймондс Вейонис үзенең тәбрикләү сүзендә. Аннан очрашу ябык режимда дәвам иткән. Төп фикерләшү темасы эшлекле бәйләнешләрне һәм үзара хезмәттәшлекне киңәйтү булган.

Татарстан Президенты шәрәфле кунаклар китабында язу калдыргаг. “Латвия Республикасы җитәкчелегенә Татарстанга булган игътибар һәм Латвия җирендә җылы кабул итү оештырылган өчен рәхмәтлемен. Әлеге сәфәр  һәм очрашулар яңа импульс бирер, Россия һәм Латвия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытыр, дип уйлыйм”, – дип язган ул анда.

Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе ике көнлек эшлекле сәфәр белән Ригада. Республика Президент Татарстан-Латвия форумында эшлекле даирәләр белән очрашу, Латвия предприятиеләрендә булырга ниятли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100