news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Кырым Республикасы уртак проектларны алга җибәрергә планлаштыра

Рөстәм Миңнеханов Кырым Дәүләт Советы Рәисе урынбасары белән очрашты.

Татарстан һәм Кырым Республикасы уртак проектларны алга җибәрергә планлаштыра
president.tatarstan.ru

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов белән очрашкан. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә

Шулай ук чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашкан.

Очрашуда Татарстан һәм Кырым республикаларының алга таба хезмәттәшлек адымнары, уртак проектларны алга җибәрү мәсьәләләре тикшерелгән.

Исегезгә төшерәбез, Кырым һәм Севастополь районнарын химая итү федераль программасы кысаларында Татарстан Республикасы Кырым Республикасының Бакчасарай районына шефлык күрсәтә. 2014 елның ноябрь аенда Татарстан һәм Кырым арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде.

Рәмзи Ильясовның Татарстан Республикасында инде булганы барлыгы искәртелә. 2016 елның май аенда ул мәртәбәле кунак буларак “Каравон” бәйрәмендә катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100