news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Кырым Хезмәт министрлыклары башлыклары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Яклар хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне чишүдә үзара хезмәттәшлектә булачак.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән аның Кырым коллегасы Елена Романовская үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Яклар хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне чишүдә үзара хезмәттәшлектә булачак.

Үзара хезмәттәшлек дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатын яхшыртуга, гражданнарны эшкә урнаштыруда һәм хезмәт ресурсларын бүлүдә, социаль яклау өлкәсендә яңа формалар табуда ярдәм итәчәк.

Искәртеп үтик, апрель башында Елена Романовская җитәкчелегендә Кырым делегациясе Татарстанда булып ките. Эшлекле сәфәр вакытында кунаклар республиканың матди ярдәм күрсәтү үзәге белән танышкан иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100