news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге буенча видеоконференциядә катнашты

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәргән киңәшмәдә республиканы Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

Татарстан мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге буенча видеоконференциядә катнашты
president.tatarstan.ru

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Яңа уку елына мәгариф системасының әзерлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә республиканы Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәрде. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Россиядә 15 миллионнан артык укучы белем алачак, дип искәртте Медведев.

Аның сүзләренчә, Россия мәктәпләренең күпчелеге яңа уку елына ремонтланган һәм җиһазланган. Яңа мебель сатып алынган, сыйныфларны яктырту буенча эшләр үткәрелгән, спорт заллар яңартылган һәм ашханә ремонтланган, диде РФ Хөкүмәте Рәисе.

Моннан тыш, Медведев 6 елда гомуми белем бирү сыйфаты буенча дөньядагы иң яхшылар унлыгына керү бурычын куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100