Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мәктәпләренең яртысыннан артыгы интернетка тоташкан
Татарстан мәктәпләренең яртысыннан артыгы интернетка тоташкан
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар–информ», Ирина Пашкеева). 2004 елга Татарстан мәктәпләрен мәгълүматлаштыру программасы арттырып үтәлгән. Планлаштырылган 1306 уку йорты урынына 1311 мәктәп тоташтырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Россия балалары» федераль максатчан программасы кысаларында узган «Идел буе федераль округы мәктәпләрен Интернет челтәренә тоташтыру буенча эш оештыру» ачык тендерда «Таттелеком» ААҖ 2003 елның ахырында җиңеп чыкты. 2004 елда ТР Элемтә һәм Мәгариф министрлыклары теләктәшлегендә проектны гамәлгә ашыру башланды. 2004 елның 21 декабренә интернетка 1191 мәктәп тоташкан, алдагы ун көндә тагын 120 мәктәп кушылган.
2005 елда интернетка республиканың тагын 250 уку йорты тоташтырылачак дип көтелә. Вакыт узу белән Татарстанның тагын 2,5 мең мәктәбе бөтендөнья челтәренә керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз