news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләренең IТ-инфраструктурасын формалаштыруга субсидия биреләчәк

Мәктәпләр җиһазлар һәм чыбыксыз интернет белән тәэмин ителәчәк.

Татарстан мәктәпләренең IТ-инфраструктурасын формалаштыруга субсидия биреләчәк
Фото: Владимир Васильев

(Актаныш, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан мәктәпләренең IТ-инфраструктурасын формалаштыруга субсидия биреләчәк. Республика мәгариф оешмаларын цифрлаштыру өчен федераль бюджеттан субсидия алачак төбәкләр исемлегенә кергән.

«Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының IТ-инфраструктурасын формалаштыруга субсидия бүлеп биреләчәк субъектлар исемлегенә керде. Проект мәктәпләрне җиһазлар белән тәэмин итүне, кабельле системаларны һәм чыбыксыз интернетны модернизацияләүне күздә тота. Ике ел дәвамында республиканың өстәмә 78 мәгариф оешмасына „Цифрлы белем бирү мохите“ федераль проекты кысаларында заманча IT-инфраструктура алыначак», — диде ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Бу яңалыкны министр мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Актанышта узган август киңәшмәседә әйтте.

Илсур Һадиуллин 2021 елда Россия Минцифра һәм Мәгариф министрлыгы уртак тырышлыгы белән мәктәпләрне җиһазландыру буенча «Цифрлы мәктәп» дип аталган яңа стандарт эшләнгәнгәнен һәм кабул ителгәнен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100