Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мәктәпләренең 6 меңләп укучысы җәйге ялны Кара диңгез буенда үткәрә
Татарстан балалары Краснодар крае һәм Кырым Республикасындагы сәламәтләндерү лагерьларына юл алачак.
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Быел Кара диңгез буендагы дүрт сәламәтләндерү лагерында 5,8 мең яшь татарстанлы ял итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә “Җәй” Республика үзәге дәүләт бюджет учреждениесе директоры Раил Моратшин сөйләде.
Балалар сәламәтләндерү лагерьларының өчесе Краснодар краенда урнашкан. Икесе Анапа шәһәрендә – “Приазовец” һәм “Юбилейный”лагерьлары. Тагын берсе Туапсе шәһәрендә. Казакевич исемендәге лагерь Кырымда Бахчасарай районында урнашкан.
Краснодар крае лагерьларына балалар тимер юл транспортында бара. Раил Моратшин сүзләренчә, поездларда шартлар уңайлы — аларда кондиционерлар куелган һәм ике ресторан-вагон бар. Моннан тыш, аларны полиция һәм медицина хезмәткәрләре озата бара. Кырымга балалар самолетта оча.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз