news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә сайлау көннәрендә укыту процессының ничек оештырылуы билгеле

Татарстан мәктәпләрендә уку процессы парламент сайлауларын үткәрү чорында гадәти режимда башкарылачак.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 17-18 сентябрь көннәрендә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар көнендә, укыту процессының ничек оештырылуы хакында аңлатты.

Министрлык матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, Татарстан мәктәпләрендә уку процессы парламент сайлауларын үткәрү чорында гадәти режимда башкарылачак.

17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр вакыт аралыгында укучылар белән музейларда дәресләр үткәрү, экскурсияләргә бару, гамәли дәресләр оештыру тәкъдим ителә. Шулай ук походларга барырга, спорт ярышлары, практик-юнәлешле дәресләр үткәрергә, саф һавада проектларны якларга мөмкин, диелә хәбәрдә..

Шулай итеп, сайлау кампаниясе чорында белем бирү процессын оештыру төп белем бирү программасыннан һәм мәктәп уку планнарыннан аерылмыйча гына планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100