news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре уза

Анда парламентарий вәкилләре катнашу көтелә

 (Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген, 17 ноябрь көнне, Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә парламент дәресләре уздырыла.

Мондый дәресләр ел саен ТР Дәүләт Советы инициативасы белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Быел парламент дәресе 6 нчы тапкыр була һәм ул парламентның 20 еллыгына багышлана. Дәреснең темасы — “Закон барлыкка килә торган җир”.

Укучыларга парламент эшчәнлеге, закон кабул итү механизмнары һәм аның җәмгыять өчен булган роле хакында сөйлиячәкләр. 17-21 ноябрь көннәрендә парламентарий вәкилләре үз округларында урнашкан мәктәпләрдә парламент дәресләрендә катнашачак.

Укучыларга ТР Дәүләт Советы хакында фильм карау, төрле конкурсларда катнашу мөмкинлеге дә тудырыла. Җиңүчеләрне 2015 елның февраль аенда, ТР Дәүләт Советының 20 еллыгы алдыннан, бүләкләү каралган, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы Аппаратының  җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100