news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре башланды

Быел парламент дәресе унынчы тапкыр үтә һәм ул “Татарстан Республикасы Конституциясе: егерме биш еллык тарих” темасына багышлана.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Бүгенге көннән парламент дәресе Татарстанның барлык мәктәпләрендә узачак. Быел парламент дәресе унынчы тапкыр үтә һәм ул “Татарстан Республикасы Конституциясе: егерме биш еллык тарих” темасына багышлана, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә.

Парламент дәресләре 23нән 28 октябрьгә кадәр бара.

Искәртеп үтик, парламент дәресе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф үсеше институтының 2009 елдан гамәлгә ашырылып килә торган уртак проекты.

Әлеге дәресләрдә мәктәп укучыларына гади һәм аңлаешлы формада республика канун чыгару хөкүмәт органының роле һәм эшчәнлеге, кеше хокукы һәм бурычлары, сәяси-җәмгыять тормышында катнашу алымнары, кануннарның безнең тормышта тоткан роле турында сөйләнә.

Нәтиҗәдә, парламент дәресләре укучыларның сәяси-хокукый мәдәниятен һәм актив гражданлык карашын формалаштыруда ярдәм итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100