Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә Бердәм мәдәният дәресе уздырылачак
Бу көнне Казанның 24 муниципаль китапханәсендә 1 нче сыйныфтагы 1052 укучы булачак
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 12 ноябрьдә, Татарстан мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә Бердәм мәдәният дәресе уздырыла, анда 1 нче сыйныф укучыларына Мәдәни көндәлек тапшырыла. Бу көнне Казанның 1нче сыйныфта укучы 1052 баласы 24 муниципаль китапханәдә җыелачак.
Казанның мәдәният идарәсе хәбәр иткәнчә, “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республика проекты Татарстан мәгариф учреждениеләре тарафыннан 1 нче сыйныф укучылары өчен 2014 елның 1 октябреннән 2015 елның 26 маена кадәр гамәлдә булачак. Проектны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән ТР Мәдәният министрлыгы гамәлгә ашыра.
Проектның максаты яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итү. Проект балаларны төп мәдәни вакыйгалар, республиканың мәдәният учреждениеләре белән таныштыру, “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” нигезендә мәдәни-танып белү һәм белем алу мәйданчыгын формалаштыру, шулай ук мәдәни-агарту процессына ата-аналарны актив җәлеп итүне күз алдында тота.
Мәдәни көндәлек – ул брошюра, анңа Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсе база мәгълүматы кергән. Анда укучыларның ТРның кайсы мәдәният учреждениеләрендә булганы билгеләнәчәк. Һәр беренче сыйныф укучысы яшәү урыны буенча теркәлгән яки мәктәптәге китапханәдән көндәлек ала.
Проект кысаларында беренче сыйныф укучылар һәм аларның ата-аналары арасында өч номинация буенча конкурс уздырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз