Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникул озайтылмаячак
Мәгариф учреждениеләрендә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан укучылары өчен яңа ел каникуллары 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр узачак. Аларны озайтырга уйламыйлар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Нәкъ менә бүген бу мәсьәлә көн үзәгендә тормый, чөнки Яңа ел каникулларын озайту өчен бүгенге көндә хәл катлауланмаган. Яңа ел каникуллары озайтылмаячак», — дип билгеләп үтте спикер.
Любовь Авдонина мәктәп яны лагерьларының каникуллар вакытында ТР буенча Роспотребнадзор контролендә эшләячәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз