news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә коронавирус сәбәпле бер класс та ябылмаган

Татарстанның барлык мәктәпләре гадәти режимда эшли.

Татарстан мәктәпләрендә коронавирус сәбәпле бер класс та ябылмаган
Михаил Захаров

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә Covid-19 аркасында бер генә сыйныф та карантинга ябылмаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Без „дистантка“ [иск.ТИ — дистанцион укуга] беркемне дә күчермибез. Мондый карар мәктәп директоры, мәгариф бүлеге, яки Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кабул ителә. Безнең яктан, авырулар саны буенча, ябылу һәм „дистанциягә“ күчерү турында бернинди күрсәтмәләр һәм карарлар бирелмәде», — диде Авдонина.

Укучыларның 20 проценты ОРВИ белән авырса, сыйныф яки мәктәп бер атнага эшен туктатып торырга мөмкин. Авдонина бу хәлнең мөмкин булуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100