news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә карантинга ябылган сыйныфлар саны ике тапкырга арткан

Республика буенча көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны эпидемиология чигеннән 36,2 процентка югары.

Татарстан мәктәпләрендә карантинга ябылган сыйныфлар саны ике тапкырга арткан
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда кискен респиратор-вирус инфекцияләре белән авыручылар санының артуы аркасында карантинга ябылган сыйныфлар саны ике тапкырга диярлек арткан.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, республиканың 45 мәктәбенең 157 сыйныфында дәресләр вакытлыча туктатылган. Шул исәптән Казанның 18 мәктәбенең 62 нче сыйныфында да укулар бармый.

13 февральдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, карантинга 34 мәктәптә 87 сыйныф, Саба районында балалар бакчасы һәм Чирмешән районындагы мәктәпләрнең берсе тулысынча ябылган иде.

Атна эчендә, 11-17 февральдә, Татарстанда ОРВИ белән авыруның 31 мең 605 очрагы теркәлгән, бу 10 мең кешегә 84,8 кеше туры килә дигән сүз. Эпидемия бусагасыннан 36,2 процентка арткан. Шул исәптән Казанда 13 мең 106 очрак теркәлгән (10 мең кешегә 106,4). Бу эпидемиология чигеннән 31,7 процентка югары.

Узган атнада Түбән Камада гриппның яңа алты очрагы билгеләнгән. Шулай итеп, эпидемия сезоны башланганнан бирле төбәктә грипп белән барлыгы 237 кеше авырган. Аларның берсе дә бу инфекциягә каршы прививка ясатмаган булган, диделәр күзәтчелек ведомствосында.

Республикада ОРВИ һәм грипп буенча профилактика чаралары һәм вәзгыять турында халыкка хәбәр итү өчен Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе кайнар линия ачты һәм ул 10 мартка кадәр эшләячәк.

Белгечләр соравы булган һәркемгә эш көннәрендә 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр 238-52-11 һәм 238-96-84 телефоннары аша консультация бирә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100