news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү программасы тулысынча тәмамланган

ТР Хөкүмәте йортында уздырылучы атналык киңәшмәдә эш барышы һәм үтәлеше турында хисап ясалды

 (Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанда 2014 елда капремонт программасы буенча яңа уку елы башлануга барлык мәктәпләр дә тулысынча төзекләндерелгән. Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылучы атналык киңәшмәдә хәбәр ителде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр иткәнчә, үзенең нотыгында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин биргән белешмә буенча, хәзерге вакытта республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә дә 159 мәктәптә төзекләндерү эшләре тәмамланган.Төзелеш-монтаж эшләрен үзләштерү 100% тәшкил итә.

Башкарылган эшләр актлары 2014 ел прораммасында билгеләнгән 2,5 млрд. сумнан 1,8 млрд. сумга үтәлгән.

Балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру программасы турында сөйләгәндә министр хәбәр иткәнчә, гамәләдәге объектларга капиталь ремонт һәм реконструкция эшләре тәмамланган. Яңа төзелешкә килгәндә исә, барлык объектларда да диярлек төзелеш-монтаж эшләре тәмамланып килә, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе кисәтүләрен бетерү, башкару документациясен рәсмиләштерү бара. Республика буенча яңа төзелеш объектлары буенча төзелеш-монтаж эшләре уртача 91%ка үтәлгән, 2 атна эчендә динамика – 15%.

Кайбер балалар бакчалары буенча, гына көчле яңгырлыр аркасында, территорияне төзекләндерү эшләре тәмамаланмаган әле. Шуңа да карамастан, объектларны август-сентябрь айларында файдалануга тапшыру күздә тотыла иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне капиталь төзекләндерү һәм балалар бакчаларын төзү эшләренең сыйфатын җентекләп тикшереп торырга, ачылган җитешсезлекләрне бик тиз бетерергә кирәклеген кисәтеп әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100