news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре үткәрелмәячәк

Олимпиадаларның йомгаклау этаплары, рус һәм татар телләреннән халыкара олимпиада булмый.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан мәктәпләрендә Бөтенроссия тикшерү эшләре үткәрелмәячәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

«Бөтенроссия тикшерү эшләре уздырылмаячак. Алар киләсе уку елына күчерелде», — диде ул.

Илсур Һадиуллин, шулай ук, олимпиадаларның йомгаклау этаплары, рус һәм татар телләреннән халыкара олимпиадалар да үткәрелмәячәген әйтте.

«Төп көч, игътибар хәзер 9 һәм 11 сыйныфларны имтиханнарга әзерләүгә юнәлтелгән. Билгеле, башка классларны да онытмыйбыз. 10 сыйныфларга да Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнергә кирәк», — диде ул.

Илсур Һадиуллин дистанцион дәресләр 20-30 минуттан артмаска тиешлеген, материалны күпләп үзләштерү максатыннан укучыларга өй эшләре дә күп итеп бирелергә тиеш түгеллеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100