news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар комитеты “Дус сыйныф серләрен” ачты

Татарстанда республика ата-аналар комитетлары бәйгесе төгәлләнде.

Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар комитеты “Дус сыйныф серләрен” ачты
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Казанда 16 декабрьдә ата-аналар комитетларының “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесе финалы узды. Анда Татарстан муниципаль районнарыннан 59 ата-аналар комитеты катнашты.
Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима 9 октябрьдә башланып киткән бәйгедә 1,7 мең ата-аналар комитеты катнашуын билгеләп узды.

“Дус сыйныф серләре” республика бәйгесе Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2017 елдан укучыларга тәрбия бирү максатыннан уздырыла башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100